Җиңү көне уңаеннан митинг

2021 елның 16 мае, якшәмбе

8 май көнне Юлбат авыл мәдәният йорты, Юлбат китапханәсе, Тенеки,Йосыф-Алан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына» багышланган митинг үткәрделәр Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, авыл халкы җыелды. Митингта район вәкиле Хуҗин И.Т, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хаҗиев И. И., авыл мулласы Рахимуллин Миннегали абый, туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Һәлак булган геройлар истәлегенә сүзне авыл җирлеге башлыгы Шамсиев Т.Р. әйтте.Сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, сугышчы-авылдашлар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International