«Китап һәм китапханә» - библиографик дәрес

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Юлбат авыл китапханәсендә «Китап һәм китапханә» - библиографик дәрес үткәрелде.Чараның максаты һәм бурычлары: китапның тарихи әһәмиятен өйрәнү, китап һәм язу тарихы белән танышу, балаларны китап укуга җәлеп итү, китапка карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү балаларны китапханәгә даими йөрүгә җәлеп итү. Истәлекле заманнардан китапханә – зирәклек хәзинәсе барлыкка килде. Папирус свиткларының иң зур һәм танылган китапханәсе Мисырда Александрия китапханәсе була. Ул алты йөз еллар дәвамында эшләгән һәм зирәк, шагыйрь, драматургларның иң яхшы әсәрләре язылган 700 мең свитка булган. Китапханә башлыгында гел зур галимнәр тора. Китапханәне дөньяның җиде могҗизасының берсе дип атыйлар. Балаларга китап тарихы,буыннан-буынга тапшырыла торган мирас турында сөйләде. Шулай ук китапханәбезнең барлыкка килү тарихы һәм 1958 елдан бирле эшләгән хезмәткәрләр белән таныштырылды. . Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. «Яңа китап – яңа дус»китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International