«Бәхетле балачак» дип исемләнгән бәйрәм

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Балачак мәңгегә безнең күпләребез өчен иң бәхетле һәм ваемсыз булып калачак. Балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлыгы турында искәртү өчен уйлап табылган.. Балаларның безнең мәхәббәт һәм яклауга мохтаҗ булуы турында. - алар, үсеп җиткәч, балачагы турында бары тик яхшы елмаю белән генә искә алырга тиеш. 1 июнь көнне, традиция буенча, Юлбат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче көче белән «Юлбат төп мәктәбе» белән берлектә балаларга « Бәхетле балачак» исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм күңел ачу-уен программасы күңелле конкурслардан, спорт эстафеталарыннан, табышмаклардан торды. Кызыклы конкурслар һәм ярышлар беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмнең һәр катнашучысына бүләк тапшырылды. Менә шулай балалар иң матур җәй бәйрәмен каршы алдылар! Шулай ук балалар үз куллары белән ясаган рәсемдә барлык балаларга, дусларына үз теләкләрен язып калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International