Балаларның танып – белү кызыксынуларын һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру, дәүләт бәйрәмнәренең барлыкка килү тарихы белән танышу, хезмәт һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 1 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яз һәм Хезмәт Бәйрәме»дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, Яз һәм хезмәт көне турында сөйләделәр . Бәйрәм традиция буенча Беренче Май рухында тәмамланды: балалар куллары белән ясалган кәгазь открыткалар , флаглар һәм шарлар ярдәмендә бәйрәм атмосферасы тудырдылар. Рәсем конкурсы үткәрелде, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.