«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында Хәтер сәгате

2021 елның 11 мае, сишәмбе

6 май көнне Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе кысаларында Хәтер сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышы, дәһшәтле сугыш еллары, халкыбызның Җиңүгә нинди югалтулар белән ирешүе турында сөйләделәр. Балаларны Саба районында туып-үскән геройларның исеме һәм батырлыгы белән таныштырдылар, алар Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Геройлары исеменә лаек булдылар. Әңгәмәдән соң балаларга китаплар укылды. Уку өчен И.Газиның "Ана", "Йолдызлы малай", "Аксөяк немец һәм казлар", М. Җәлилнең "Кызыл ромашка"хикәяләре сайлап алынды. Балалар «Балалар – Бөек Ватан Сугышы Геройлары» китабыннан хикәяләр укыдылар һәм фикер алыштылар, алар кечкенә геройларның зур батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән әби-бабайларыбызны да фоторәсемнәр карап искә алдылар. Акция барышында сугыш еллары җырлары яңгырады. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International