«Сабантуй» мәдәни –спорт комплексы барлык эш-мәшәкатьләрне читкә куеп, рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләргә менә дигән күңел ачу урыны.
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып, Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.
Байлар Сабасы бистәсендә тагын бер социаль әһәмиткә ия объект төзелеше башланды.
Көннәр акрынлап җылыта, көтмәгәндә су басу куркынычы булган урыннар да бар.
Яшәгән җиребезнең чиста һәм төзек булуын барыбыз да ярата. Яз кояшы ныграк җылыткан саен, кар астыннан чүп-чар баш калкыта.
Март ае дәвамында Балалар иҗат үзәге тарафыннан "Без бергә" Милли халык иҗаты балалар фестиваленың муниципаль этабы үткәрелде
Уку елының иң озын чиреге тәмамланды. Әйбәт хезмәт куйган кеше, әйбәт итеп ял да итәргә тиеш. Ә ял итү өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырырга кирәк. «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты»ның укучылары арасында нәкъ менә шундый чаралар узды да инде.
Байлар Сабасы бистәсе урамнарында үсүче агачларга эстетик рәвеш бирү максатыннан аларны матурлап кисү эше дәвам итә.
Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.
Шуңа бәйле рәвештә, сезгә буйсынган муниципаль берәмлекләр территорияләрендәге оешмаларга һәм предприятиеләргә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2021 елның 27 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектур-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.
Быелның март аенда Казан шәһәренең «Ак Барс " көрәш сараенда билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда илнең 20дән артык төбәгеннән 200дән артык спортчы катнашты.