Байлар Сабасында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында хыялый, матурлыкны күрә белүче, тормышны яратучы һәм үзенең фантазиясен эшкә җигеп, башкалар да сокланырлык матурлык тудыручылар бар. Әйе, чөнки ул аны кемдер кушканга түгел, күңеле теләгәнгә эшли. Урамда йөргәндә без дә әлеге матурлыкны Закир Йосыпов һәм Школьная урамнарындагы күпфатирлы гомуми йортлар ишегалдында фотога төшереп алдык. Сез дә бу матурлыкка карап сокланыгыз әле!