Байлар Сабасында Саба аграр көллиятенең тулай торагы кулланылышка тапшырылырга әзерләнә

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

    Байлар Сабасында ерактан ук балкып, заманча төзелеше белән үзенә җәлеп итеп торучы тагын бер объект кулланылышка тапшырылырга әзерләнә. Ул – “Саба аграр көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең тулай торагы. Төзелешне җаваплылыгы чикләнгән “СК Алтын Групп” җәмгыяте алып бара. Тулай торак 173 кешегә исәпләнгән, бүлмәләр якты, иркен, заманча җиһазландырылган. Уку бүлмәләре, спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар залы, буфет булдырылган. Кыскасы, көллияттә тырышып укыйм дигән студентка укыр өчен дә, яшәү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International