Байлар Сабасында юллар төзекләндерелә

2023 елның 15 августы, сишәмбе

    Байлар Сабасында төзекләндерелмәгән юллар калмады дисәк тә, машиналар йөреп тора, юл тузып тора. Шуңа да ел дәвамында юлларны төзекләндерү эше тукталып тормый. Җәй көне бистәдә, мәсәлән, Мәктәп урамының башындагы юл, бик начар хәлдә булу сәбәпле, өр-яңадан асфальтланды. Сәйдәшев урамында, Лигуна сәүдә комплексына йөрүче сатып алучылар өчен, машиналар юлы киңәйтелде. Тукай урамының парк чатындагы  район үзәк хастаханәсенә алып бара торган җәяүлеләр тротуары төзекләндерелде. Әлеге чаралар барысы да безнең юлларда исән-имин хәрәкәт итү максатын күздә тотып гамәлгә ашырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International