16 декабрь көнне Казанда “Гармунтуй” гала-концерты узды. Концертта Алан-Елга авылыннан Таҗиевлар гаиләсе дә катнашты.
Шекше авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә
16 декабрь көнне Шекше авыл җирлеге хоккей командасы МАУ «СК «Нарат»ның 20 еллыгына багышланган Саба районы ир-ат командалары арасында уздырылган алкалы хоккей турнирында катнашты
Шекше авыл җирлегендә Яңа ел утлары кабынды
Алан Елга авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә газ тоташтырылган, эчке эшләре генә калып бара.
Шекше авыл җирлегендә юлларны ремонтлау
Татарстан Дәүләт флагы көне уңаеннан Шекше төп мәктәбендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук мини-викторина да үткәрелде.
30 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Гаилә елына һәм әниләр көненә багышланган "Балалы солянка" концерты булып узды. Бу бәйрәмдә һәрберебезнең тормышындагы иң мөһим кешегә - әниебезгә сакчыл мөнәсәбәтебезне искә төшерәбез. Барлык әниләр өчен дә бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Сәхнәдә иҗади гаиләләр: әтиләр, әниләр, балалар, абыйлар һәм апалар чыгыш ясадылар, гаилә, әниләр турында матур җырлар башкардылар, шулай итеп залдагыларның күңелләрен күтәрделәр. Шулай ук шигырьләр, яраткан әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Катнашучылар татар халык һәм төрле халыкларның биюләрен тәкъдим иттеләр. Кич җылы, уңайлы атмосферада үтте. Катнашучылар бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралды
22 ноябрь көнне Шекше мәдәният йортында Әниләр көненә һәм Гаилә елына багышланган концерт булып узды. Концертны Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе, Сәрдә авыл җирлеге һәм Шекше мәдәният йорты оештырды. Алып баручылар җыелганнарны җылы сүзләр белән сәламләделәр, әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котладылар. Артистлар, укучылар гаиләләре белән әниләргә багышланган матур вокаль һәм бию номерлары белән сөендерделәр. Бәйрәм буена залда гаҗәеп җылылык һәм күңеллелек атмосферасы хөкем сөрде, чөнки Әни - иң кадерле һәм иң якын кеше, аннан башка безнең тормышыбыз шундый бәхетле һәм шатлыклы булмас иде! Һәр номер көчле алкышлар белән үрелеп барды.
23 нче ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге әниләре Саба мәдәният йортында «Әниләр көне» бәйрәмендә