Шәмәрдән авыл җирлегендә территорияләрне чистарту буенча чаралар оештырылды. Шәмәрдән башкарма комитеты коллективы әлеге чарада актив катнашты.
3 апрельдән 8 апрельгә кадәр Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда «мәктәп туклануы атналыгы» игълан ителде. Атна кысаларында лицей китапханәсендә «Яшьләр ЗОЖ сайлый» китаплары күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә бөтен гаилә өчен сәламәт туклану турында мәгълүмат тәкъдим ителә.
"Яшьлек" командасы 2023 елгы хезмәт коллективлары һәм ИП хатын-кызлар командалары арасында Саба районы чемпионатында беренче урынны яулады (район этабы). Команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
25 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә М.Г.Вәлиуллин һәм И.Ф.Ситдыйков истәлегенә багышланган чаңгы сезоны ябылу тантанасы узды. Һәр категориядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде.
22 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме билгеләнеп үтте. Бәйрәм барышында оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләреннән концерт номерлары, бәйрәм кунаклары өчен сыйлар, күңелле старт, тамашачылар белән уеннар күрсәтелде.
20 мартта Шәмәрдән авылы зонасы хезмәт коллективлары арасында волейбол буенча хатын-кызлар турниры тәмамланды. Турнирда барлыгы 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары: 1 урынны Яшьлек командасы яллады, 2 урынны – Югары Утар балалар йорты командасы, 3 урынны - Шемордан лицей командасы, 4 урынны ХПП командасы алды. Командаларны котлыйбыз һәм турнирның район этабында призлы урыннар алырга телибез.
15 март көнне Мичәнбаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-кинәшмәсе югары дәрәжәдә әзерлекле узды. Семинарда клуб берләшмәләренен эшчәнлеге яктыртылды: Р.Сәетгәрәевның “Тәүбә йорты” спектакеленнән өзек сәхнәләштерелде һәм балалар, яшьләр катнашында матур, узенчәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар хөрмәтләнде. Мичәнбаш авыл клубының эшчәнлегенә отчет-анализ ясалды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаил улы мәдәният булегенен алга куелган бурыч- максатлары белэн таныштырды, эшчәнлеккә курсәтмәләр бирде. Киңәшмә югары дәрәҗәдә узды. Клуб мөдире Гаврилова Альбина Борис кызына зур алга таба да иҗади уңышлар телибез!
12 март көнне Мичанбаш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарага авыл клубы тарафыннан авылдашлары өчен котлау хатлары конкурсы игълан ителде. Концерт барышында җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзек куелды. Яраткан әниләр , әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен үзешчән сәнгать башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады.
Шәмәрдән авыл җирлегендә кар чыгару эшләре бара. Эшләрне подрядчы ҖЧҖ "Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык муниципаль җитештерү предприятиесе” алып бара.
11 март көнне Юдино бистәсендә "Russiaioppet" 56-Казан чаңгы марафоны узды. Шәмәрдән егете Вайисов Улугбек ирекле стильдә 5 км дистанциядә беренче урынны яулады.