КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН КВАРТИРНИК!

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН КВАРТИРНИК! "Яшьлек"яшьләр үзәге яшьләр өчен яңа форматта яңа чара үткәрде! Районыбыз яшьләре бүген квартирникка җыелды һәм әлеге чара җылы мөхиттә, күңелле кич утыруга әйләнде. Бу кичкә талантлы , кызыклы, ачык күңелле яшьләребез тагы да ямь өстәде. Алар гитарага ияреп күп төрле җырлар башкардылар. Бер- берсенә күңел җылысын төреп, ямьле кич  бүләк иттеләр .  Квартирник яшьләр  күңелендә күңелле  мизгелләр, яңа хис- тойгылар калдырды. Әлеге чараны үткәрүдә һәм оештыруда ярдәм иткән Шәмәрдән китапханәсенә рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International