18 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «СССР уеннары» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар.
Бүген 2023 елның 16 августында Шәмәрдән авыл җирлегендә " Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән акциясе узды.
15 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре С.М. Фәтхуллина балаларга ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Мир культуры» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә җәяүлеләр үтүенең юл билгеләрен ясау буенча эшләр башкарылган. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкарган.
9 августта Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелде. Программада авыл җирлегендә яшәүче җиде гаилә катнашты. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Шәмәрдән авыл җирлегендә барлыгы 234 гаилә җир алган.
4 августта Шәмәрдән авыл җирлегендә «Яшьлек» хезмәткәрләре физкультурачы һәм тимер юлчы көненә багышланган чаралар үткәрделәр. Волейбол, кросс, , армрестлинг, эстафета, аркан тарту кебек спорт чаралары уздырыла. Һәр юнәлештә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче Сергей Степанов, Тимер юлчылар көненә Җиңү паркында монумент урнаштыра. Сергей тимер юл монтеры булып эшли. 40 ел эшләү дәверендә ул тимер юлчыларның эшен гадиләштерүче 200 дән артык төрле уйлап табулар булдырган.
3 августта Казанда пляж волейболы буенча республика финал уеннары узды. Кызлар командасы Баширова/Шәйхетдинова 2 урынны алды, егетләр Абдуллин/Гәрәев - 1 урын. Командаларның тренеры-Хөснетдинов Илназ Хәниф улы. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
27 июльдә Шәмәрдән авылында "Донбасс фәрештәләре" акциясе узды.
Шәмәрдән авылында Озерная урамын асфальтлау буенча эшләр алып барыла