7 нче декабрь көнне, Шәмәрдәндә, Шәрәфиев Рөстәм Рәсүл улы һәм Абдуллин Айнур Айдар улы истәлегенә яшьүсмер егетләр арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге узды. Ярыш ачылышына Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Вәлиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Ридаиль улы Закиров, яшь спортчыларның остазы Сабиров Марс Нәкыйп улы, Айнур белән Рөстәмнең хезмәттәшләре, Айнурның әтисе Айдар абый, әнисе Язилә апа,тормыш иптәше Алинә, балалары һәм туганнары килгән иде. Алар барысы да егетләрне җылы сүзләр белән искә алдылар, районыбызда волейбол спортының үсешендә аларның да хезмәте зур икәнлеген ассызыклап үттеләр.
Уеннарда 11 команда көч сынашты. Көне буе барган ярышның нәтиҗәсендә иң көчле командалар җиңү яулады. Беренче урында булган "Шәмәрдән" егетләре командасы тиңнәр табылмады. Икенче урында булган "Тимершык", өченче урында булган "Симет" командалары ярышта иң матур уеннарны күрсәттеләр. Җиңгән командаларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.