Геройлар безнең арада!
27 ноябре көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары , балалар белән "Герой йөрәге" темасына очрашу үткәрде. Очрашу барышында балалар белән батырлык һәм кыюлык турында әңгәмә булды. Һөнәри эш урыннарында һәр көн батырлык кылган : янгын сүндерүчеләр, табиблар, коткаручылар һәм чын тормышта үзләренең тормышларын да куркыныч астына куюдан курыкмыйча батырлык кылучы геройлар турында балалар бик теләп тыңладылар. Әңгәмә ахырында үзләренең кешеләргә эшләгән яхшылыклары һәм батырлыклары турында сөйләделәр.Иң мөһиме геройлар безнең янәшәдә яши. Чын геройлар кечкенә батырлыклардан туа. Балалар белән әңгәмә барышында шул төшенчә ассызыклап үтелде.