"Яшьлек"яшьләр үзәге сәламәтлеге чикле балалар белән мастер-класс үткәрде.

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

"Яшьлек"яшьләр үзәге сәламәтлеге чикле балалар белән мастер-класс үткәрде.                                  1993 нче елдан 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башында инвалидлар ункөнлеге уздырыла.  Бу уңайдан, «Яшьлек» яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары  һәм волонтерлар , сәламәтлек  мөмкинлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып, төрле мастер-класслар оештыруны планлаштыралар. Бүген алар Рияна Имамиева янында булып, аның белән бергә, сәйләннән бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Рияна үз куллары белән матур беләзек ясады, ул беләзек хәзер аңа  үзенең  рухи көче һәм иҗади сәләтләре турында искә төшереп торачак! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International