2 апрельдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Көлегез, файдасы күп белегез» дигән уен программасы узды. Чара барышында балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучылардан зирәклек, игътибар һәм җитезлек таләп ителде. Балалар «Ярты минут шаярту» шаян викторинасында, «Картинаны терелт», «Ситуацияне уйнап күрсәт», "Пантомима" һәм башка конкурсларда катнаштылар. Көлке көне күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бирде. Программа ахырында барысы да татлы призлар алды.
28 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Көнчыгыш дөньясының күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган иң якты һәм борынгы бәйрәмнәрнең берсе Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Катнашучылар үзләре үк биюләр, җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Күңелле уеннар, конкурслар, викториналар уздырылды. Барысы бергә милли җырлар җырладылар һәм милли ризыклар белән сыйландылар. Чара кысаларында укучылар төрле илләрдә Нәүрүзнең ничек билгеләп үтелүе, нинди гореф-гадәтләр һәм традицияләр булуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар язгы каникулларның тагын бер көнен күңелле һәм файдалы үткәрделәр.
Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы Кече Шыңар авылы мәчетендә ифтар оештырды. Ифтарга укытучылар, пенсионерлар, укучылар, әлеге мәктәп хезмәткәрләре чакырылган иде - 70ләп кеше җыелды. Ифтар алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рафил хәзрәт тыңлаучыларга ислам диненең асылын аңлатты, кешелек җәмгыятендә аларның намуслылыгын, гаделлеген, игелеген һәм үз – үзләрен тотышын катгый үтәргә чакырды. Шулай ук Сатыш мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен тыңладылар.
Олы Шыңар авыл җирлегендә барлык суүткәргеч торбаларны һәм канауларны чистарту, су басу куркынычы зонасындагы территорияләрне һәм ишегалларын карап чыгу үткәрелде.
23 март көнне Кече Шыңар һәм Оет авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Иганәчеләр Кече Шыңар авылында яшәгән Гарипов Мандут һәм Сәвия балалары, Оет авылында чыгымнарны авыл халкы үзара җыйналып күтәрде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды.
22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында "Ягез, бер дога" дигән тематик кичә узды, анда "Ак калфак" клубы әгъзалары, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч авылларының хөрмәтле хатын - кызлары катнашты. Чараның максаты - халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау. Чарада катнашучылар яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормыш ситуацияләре турында вәгазьләр тыңладылар.
17 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Карга боткасы” дигән йола- бәйрәме оештырдылар. Алып баручылар бәйрәмдә катнашучыларны сәламләделәр, барысына да тынычлык, иминлек теләп бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Борынгы заманда кешеләр язны үз канатларында кара каргалар китерә дип уйлаганнар. Шуңа күрә кара каргалар килгәч, халык Карга боткасы пешергән.
Гаилә елы кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йортында «Шәҗәрә бәйрәме - гаилә кыйммәтләре бәйрәме" узды, анда Габдрахмановлар нәселеннән вәкилләр җыелды. Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, Шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды. Концерт номерлары арасында кунаклар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары балачак, туганнары һәм якыннары турында җылы истәлекләр белән сугарылган.
Язның беренче нурлы бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты 8 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Концертны алып баручылар барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар, хатын - кызларга сәламәтлек, матурлык, иминлек, сабырлык һәм мәхәббәт теләделәр. Сәхнәдә бары тик ир-атлар башкаруында гына танылган хитлар яңгырады! Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде. Концерттан җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары 2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Азалия Семенова 76+ авырлык категориясендә 1 урынны, Артем Варламов 95+ авырлык категориясендә 2 урынны, Ахунзянов Рифат 100+ авырлык категориясендә 3 урынны, Хуснуллин Ильзат 90+ авырлык категориясендә 3 урынны алды.