"Ак калфак" клубы әгъзалары катнашында тематик кичә

2024 елның 26 марты, сишәмбе

22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында "Ягез, бер дога" дигән тематик кичә узды, анда "Ак калфак" клубы әгъзалары, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Чулпыч авылларының хөрмәтле  хатын - кызлары катнашты. Чараның максаты - халык традицияләрен саклау һәм торгызу, татар халкының рухи һәм традицион кыйммәтләрен пропагандалау. Чарада катнашучылар яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормыш ситуацияләре турында вәгазьләр тыңладылар. Сәрия Минһаҗева башкаруында Коръән аятьләрен  тыңладылар, шулай ук катнашучылар үзләре дә аятьләр һәм  мөнәҗәтләр башкарырга теләк белдерделәр. «Изге Рамазан ае»дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Кунакларны Мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре пироглы кайнар чәй белән сыйладылар. Чара кичке намаз белән тәмамланды. Кунаклар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мондый кичәләр безнең халыкның әхлакый потенциалын ныгытырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International