«Шәҗәрә бәйрәме - гаилә кыйммәтләре бәйрәме"

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

 Гаилә елы кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йортында «Шәҗәрә бәйрәме - гаилә кыйммәтләре бәйрәме" узды, анда Габдрахмановлар нәселеннән вәкилләр җыелды.  Сәхнәдә нәсел тарихы, танылган кешеләр, Шәҗәрә презентациясе белән казанышлар турында чыгыш ясалды. Концерт номерлары арасында кунаклар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары  балачак, туганнары һәм якыннары турында җылы истәлекләр белән сугарылган. Габдрахмановларның дус нәселенең вәкилләре үзләренең тырышлыгы, белемгә омтылышы, өлкән буынга хөрмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәте белән дан тоталар. Нәселдән танылган кешеләр, төзүчеләр, тегүчеләр, төрле тармак хезмәткәрләре, эшмәкәрләр чыккан. Бәйрәмдә гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә, туган якка, кечкенә Ватанга мәхәббәткә багышланган матур шигырьләр яңгырады. Әхмәтовлар, Гариповлар, Заһидуллиннарның гаилә ансамбльләре аерым чыгыш ясады. Нәсел шәҗәрәсенең тарихи фактлары күрсәтелгән һәм сөйләнелгән күргәзмә оештырылды, истәлекле борынгы әйберләр, кул эшләре күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International