ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше дәва итә. Хәзергесе көндә йортның эчке эшләре башкарыла. Идәнгә ленолиум җәелә, стеналарны обойлау эшләре башкарыла

Тэги: Мичән авыл җирлеге

10
ноябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ООО “Саба”ның Мичән филиалында тырмаларны язгы кыр эшләренә әзерләү хәзердән үк башланып китте.  Бүгенге көндә слесарьлар Хадиев Ильфар, Галимуллин Айдар тимерчелектә тырма тешләрен утта кыздырып очлау эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

6
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Клоуннар балаларда кунакта»- дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Чара бик күп яшь тамашачыларны җыйды, алар клоуннарның якты һәм шаян чыгышларын сокланып күзәттеләр. Клоуннар балаларның күңелен оста итеп ачтылар, аларны төрле уеннар белән гаҗәпләндерделәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2
ноябрь, 2025 ел
якшәмбе

1 ноябрь көнне Иске Мичән авылында Хайруллин Альберт һәм Лилияләр гаиләсендә «Каз өмәсе - авыл бизәге» дип исемләнгән йола үткәрелде. Алар бу елны 25 каз бәбкәсе үстергәннәр.  Казлар үсеп матурлангач, аны күршеләр, туганнар, кызлар белән йолкырга уйлаганнар. Бу уйларын Иске Мичән мәдәният хезмәткәрләре ишетеп, йола итеп үткәрергә күндергәннәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Яңа Мичән авылы мәдәният йортында урта мәктәп яшендәге укучылар белән «Без террорга каршы» дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында «террорчылык», «теракт», «экстремизм», «террорист» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актларын башкарырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Шулай ук теракт куркынычы килеп чыккан очракта һәм заложник итеп алу очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләнелде, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, слайд – презентацияне зур игътибар белән карадылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

24
октябрь, 2025 ел
җомга

«Саба»ҖЧҖнең Мичән бригадасында кырларны көзге туңга сөрү эшләре дәвам итә. Механизаторларыбыз бу эшләрне башкарып чыгу өчен көчләрен кызганмыйлар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

22
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2021 елдан Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә "Әтиләр көне"  билгеләп үтелә башлады. Мичән төп мәктәбендә оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт, гимнастика конкурсларын үткәрделәр. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа Мичән мәдәният йортында балалар белән “Уңыш бәйрәме-2025” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре көзге нигъмәтләрдән күргәзмә өстәл әзерләгәннәр. Һәр төр яшелчәнең файдалы якларын сөйләп, табышмаклар белән аралаштырдылар. Балалар өчен уеннар да уйнатылды. Төрле фигуралы яшелчәләргә исемнәр таптылар. Уңыш бәйрәме уңышлы үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

18
октябрь, 2025 ел
шимбә

Һәр ел саен Мичән төп мәктәбендә укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән көзге бал үткәрелә. Залга кергәндә ук бәйрәм үзенә дәшеп тора иде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

16 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Яңа Мичән мәдәният йортында булды. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International