ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

"Саба" ҖЧҖәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсендә бәрәңге орлыкларын яровизацияга чыгару бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегендә, "Россия чаңгы юллары-2024, "Татарстан чаңгы юллары-2024" акциясе кысаларында, чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, ул безнең якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, үрнәк күрсәткән, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим. 2024 елның 11 февралендә Яңа Мичән мәдәният йортында, Мичән төп мәктәбе белән берлектә, Россиядә игьлан ителгән Гаилә елын ачуга багышланган Гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм гаилә турында  сораулар һәм табышмаклар  белән башланды. Гаиләләр белән уеннар, конкурслар оештырылды. Чара концерт программасы белән дәвам итте . Чара барышында шигырьләр, җырлар , биюләр, гаилә һәм мәхәббәт турында котлаулар яңгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

5 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  1. Участок полиция хезмәткәре Садриев Рөстәм Әюпович чыгышы.
  2. Мичән авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2023 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2024 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
  3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы
  4. Урманнарда пожар куркынычсызлыгы кагыйдаләре буенча Шәмәрдән участок урманчылыгының участок урманчысы Зиннатуллин Ильгиз Альбертович чыгышы.
  1. "Сабыгаз" җитештерү-техник бүлеге баш инженеры Марат Абдуллович чыгышы.
  2. Мичән авыл җирлеге советының 2023 нче елга отчеты һәм 2024 елга планнар.
  3. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2024 елга халыктан сораулар.

8. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ  “ Мичән” бүлекчәсенең 2023 елгы эшчәнлеге буенча отчет җыелышы булды. Төрле тармак белгечләре үз эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар. Юбилярларга Авыл хуҗалыгы идарәсенең һәм Саба муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары тапшырылды

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел, мөгаен, иң көтелгән, тылсымлы һәм һәркем өчен иң яраткан бәйрәмдер. Могҗизага, Кыш бабайга чын күңелдән ышанган балалар  бүләкләр һәм үзләренең иң яшерен теләкләренең үтәлешен көтәләр. 1  гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты Кыш бабай, Кар Кызы, аҗдаха  һәм  клоуннар өйләренә барып балаларны котлау оештырдылар. Балалар  шигырьләр сөйләделәр, уеннарда катнаштылар,бергәләп биеделәр һәм татлы бүләкләр алдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Яңа ел - искиткеч бәйрәм. Яңа ел килүен һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр һәм ул күп бүләкләр, шатлык һәм күңел ачу китерер дип өметләнәләр.

Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре "Һәр йортка яңа ел" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Кыш бабай һәм Кар кызы мобилизацияләнгән Илмирның әти-әнисе янына килделәр.

 Гимадиевлар гаиләсен Яңа ел белән котладылар, нык сәламәтлек, сабырлык теләделәр, Яңа ел бүләкләре тапшырдылар .

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2023 елның 30 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Бәхетле билет " дип исемләнгән Яңа ел лотереясе оештырылды. Яңа ел-олылар һәм балалар бик көткән тылсымлы вакыт. Бигрәк тә Яңа ел лотереясе. Бүләкләрне һәркем ярата. Чара алып баручының Яңа ел котлавы белән башланды. Уен Яңа ел серләре һәм алып баручыларның шаяртулары белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына һәм лотереядә күңелле җиңү яуларга ярдәм итте. Барлык билетлар да уйнатылды.

Барысы да үткәргән бәйрәмнән канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

31 декабрь кичендә Керәнне авыл клубында "Бәхетле билет" дип исемләнгән, оттырышсыз лотерея билетлары уйнату оштырылды. Бәйрәм алды көннәрендә сатып алган  билетларның ияләре, зур түземсезлек һәм кызыксыну  белән үз номерлары янгыравын көтте. Буләкләр кызыклы да, көнкүрештә файдалы да, кызыктыргыч та иделәр. Иң кызыклы яисә кыйммәтле бүләкләрнең ияләре җырлап, биеп һәм  башка кызыклы шартларны үтәп үз бүләкләрен алдылар.  Бүләкләр уйнатылып беткәч дискотека оештырылды. Бәйрәм чибәре - чыршы янында, фотозоналарда истәлеккә сурәткә төшеп, җырлап, биеп, авыл клубына җыелган кунаклар елның соңгы кичен күнелле уздырдылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

30 декабрь көнне Керәнне авылында "Бәхет алып кил син, Яна ел" дип исемләнгән, иске елны озату, Яна елны каршы алу кичәсе булып узды. Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы үзенен котлавы белән ачып җибәрде. Бәйрәм унаеннан оештырылган "Могҗизалар кыры" уены матур җырлар, биюләр, уен-конкурслар, шаян күренешләр белән үрелеп барды. Махсус хәрби операцияда булган егетләрнен исән-сау әйләнеп кайтуын,илләребезнен  тыныч булуын теләп җылы  сүзләр күп әйтелде. Бәйрәм киче дискотека белән тәмамланды.  Авыл халкы, кайткан кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр, күнел ачтылар.  Бәйрәмнән барысы да кәнәгать калдылар hәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Оештыручыларга җылы рәхмәт сүзләре янгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International