ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 февраль көнне Иске Мичән мәдәният йортында «Безнеңчә...» - дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Ватанны саклаучылар көне унаеннан Керәнне авыл клубында бәйрәм кичәсе булып узды. Мичән авыл китапханәсе  белән берлектә оештырылган чарада ир-егетләребезгә "Башваткыч" интерактив уены тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар үзләренең хәрби өлкәдә  зирәклекләрен күрсәттеләр. Интерактив уен матур жырлар, биюләр, тетрәндергеч шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар да тик утырмадылар: алып баручының сорауларына җаваплар эзләделәр, матур бүләкләргә ия булдылар. Уллары махсус хәрби операцияда катнашучы Гимадиевлар гаиләсенә изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре җиткерелде, бүләккә җыр янгырады. Бәйрәм чарасын катнашучылар да, тамашачылар да җылы кабул иттеләр, канәгать калдылар, илләребез тыныч булсын дигән теләктә өйләргә таралыштылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Керәнне авыл клубы "Солдатка хат"акциясенә кушылды. Солдатка хат  акциясе  барышында катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар язалар. Шулай ук укучылар хатлардан тыш рәсемнәр дә ясадыар. Иң мөһиме - мәктәп яшендәге балалар өйдән ерак булган кеше өчен ярдәмнең никадәр кирәкле  булуын аңлыйлар. Хатларда укучылар бүгенге көндә  хәрби бурычларын  үтәүче егетләребезгә  рәхмәт сүзләрен, сәламәтлек теләкләрен һәм тизрәк өйләренә кайтуларын белдерделәр. Бергәләп, чын күңелдән язылган балалар хатлары,  батыр  солдатлар өчен тыныч күк йөзе өчен , безнең тынычлыгыбызны саклаганнары өчен рәхмәт булып барып ирешер дип ышанабыз.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе-аларны профилактикалау. Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, яшьләр белән «Терроризм – бөтен кешелеккә куркыныч»темасына профилактик әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләргә терроризм һәм экстремизмның бүген кешелекнең XXI гасырга кергән иң җитди проблемасы булуын әйттеләр. Нәкъ менә яшьләр еш кына чын җәмгыять өчен чит һәм бик куркыныч идеологияне алып баручылар булалар. Шуңа күрә яшьләр сәяси манипуляцияләргә һәм экстремистик чакыруларга каршы торырга әзер булырга тиеш. Әңгәмә барышында балаларга террорчылык гамәлләре кылуны кисәтү максатыннан уяулык күрсәтү кирәклеге турында искәрттеләр. Шулай ук үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка алынган очракта, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотышка аерым игътибар бирергә кирәклеге  сөйләнелде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Көчле кар һәм бураннардан соң, Мичән  авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. “Саба” ҖЧҖ  Мичән бүлекчәсе механизаторлары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны маскировкалау өчен киң кулланыла. Бу әйбер тормышны саклап кала ала. Иске Мичән авылы мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар хәрби хезмәткәрләр өчен маскировка челтәре әзерләүне дәвам итәләр. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиешбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсендә бәрәңге орлыкларын яровизацияга чыгару бара.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Мичән авыл җирлегендә, "Россия чаңгы юллары-2024, "Татарстан чаңгы юллары-2024" акциясе кысаларында, чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта Мичән төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, ул безнең якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, үрнәк күрсәткән, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим. 2024 елның 11 февралендә Яңа Мичән мәдәният йортында, Мичән төп мәктәбе белән берлектә, Россиядә игьлан ителгән Гаилә елын ачуга багышланган Гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм гаилә турында  сораулар һәм табышмаклар  белән башланды. Гаиләләр белән уеннар, конкурслар оештырылды. Чара концерт программасы белән дәвам итте . Чара барышында шигырьләр, җырлар , биюләр, гаилә һәм мәхәббәт турында котлаулар яңгырады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

5 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  1. Участок полиция хезмәткәре Садриев Рөстәм Әюпович чыгышы.
  2. Мичән авыл җирлегендә урнашкан учрежденияләрнең 2023 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2024 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
  3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы
  4. Урманнарда пожар куркынычсызлыгы кагыйдаләре буенча Шәмәрдән участок урманчылыгының участок урманчысы Зиннатуллин Ильгиз Альбертович чыгышы.
  1. "Сабыгаз" җитештерү-техник бүлеге баш инженеры Марат Абдуллович чыгышы.
  2. Мичән авыл җирлеге советының 2023 нче елга отчеты һәм 2024 елга планнар.
  3. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2024 елга халыктан сораулар.

8. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясады. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2022 елда башкарылган эшләр, 2023 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International