30 ноябрь көнне Яңа Мичән авыл клубында үзенә бертөрле күңел күтәренкелеге хөкем сөрде: бирегә әниләр, әбиләр, апалар, яшь әниләр - Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелды.
Бәйрәмгә авыл үзешчәннәре матур эчтәлекле чын бүләк, мәхәббәт һәм җылылык белән тулы концерт номерлары әзерләделәр. Сәхнәдән яңгыраган һәр музыкаль композиция, һәр шигырь, һәр елмаю әниләргә - җир йөзендәге иң кадерле кешеләргә, тормыш бүләк итүчеләргә, аны саклаучыларга багышланды.
Әниләр һәм тамашачылар өчен бүләк булган әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Иске Мичән мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан " Әни- минем тәүге сүзем" исеме астында бәйрәм концерты куелды. Бәйрәмгә авылыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, гаиләләре һәм якыннары олы кунаклар буларак чакырулы иде. Залда утыручы барлык әниләрне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А.кайнар тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Яңа Мичән "Каенкай" балалар бакчасында әниләр көне уңаеннан "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әниләренә булган ярату хисләрен шигырьләр, җырлар, биюләр аша аңлаттылар.
Әниләр көне алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында «Ватанны саклаучы ана»- дигән мактау билгесе тапшыру тантанасы булды. Бүләккә Ватанны саклаучы Хуҗин Рәмзилнең әнисе Минҗиһан апа лаек булды.
22 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп мәктәбе укучыларының “Ак күгәрчен очсын күкләрдә» дигән әзерлекле хәерия концерты үтте. Хадиева Гөлгенә Наилевна җитәкчелегендә укучылар һәр чыгышны яратып башкардылар. Аларның иҗаты күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр һәм матур җырлар, гармун моңнары, уен кораллары ансамбльләре белән сугарылган иде, бу исә беркемне дә битараф калдырмады.
Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше дәва итә. Хәзергесе көндә йортның эчке эшләре башкарыла. Бүлмә ишекләре куелды, стеналарны обойлау эшләре башкарыла
Ноябрь аенда Шәмәрдән зонасында авыл командалары арасында мини-футбол буенча турнирлар бара. Мичән-Симет командасы башка командалар белән көч сынаша. Егетләргә алга таба да уңышлар телибез.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында 2026 елда үзара салым кертү һәм куллану буенча гражданнар җыеннары узды. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Ахматгали улы халык алдында үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. Җыенда авыл халкы юлларны барлык урамнарга да тоташтырылып бетсә яхшы булыр иде диделәр оешкан төстә узды.
Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мамык мендәр- уңганлык билгесе" исемле милли йола бәйрәме үткәрде. 16 ноябрь көнне олысы, кечесе, киленнәр, яшьләр бәйрәмгә ашкынып килде. Алдан ук әзерлек башланды...
12 ноябрь көнне Иске Мичән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре махсус хэрби хезмәттә булган егетләргә булышу йөзеннән, авыл халкы белән берлектә токмач кисү оештырды. Бу көнне һәркем үзендә җаваплылык тоеп җиң сызганып токмач кисәргә әзерләнеп килде. Эш барлык кешегә дә җитте. Камыр ясау, җәю, киптерү, кисү эшләрен авырыксынмый күңелле аралашып, җырлар җырлап башкардылар. Бу өмәгә тормыш иптәшләре дә килгән иде. Алар гармун уйнап, җырлап сабыр гына вакыт үткәрделәр. Шушы изге эштә катнашучы Иске Мичән авылхалкына җирле үзидарә исеменнән рәхмәтебезне җиткезәбез. Егетләребез исән имин өйләренә кайтсын иде дигән теләктә калабыз.