3 апрель көнне Яңа Мичән мәдәният йортында " Хуш килэсен, Нәүрүз!". Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме, ул тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары: капчык киеп йөгерү, йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, призны күзең йомылган килеш алу. Шулай ук балалар өчен лотерея уйнату оештырылды, ул алар өчен сюрприз булды. Уеннар, әйлән-бәйлән уйнау, елмаю һәм җырлар язның чын бәйрәмен яңартты.