Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Карга боткасы» фольклор бәйрәме оештырдылар. «Карга боткасы» – татар һәм башкорт халкының популяр язгы бәйрәмнәренең берсе. Бу йола язгы беренче кошлар-каргалар килүгә багышлана. Өлкәннәр яшь буынга үзләренең балачак уеннарын күрсәттеләр, барысы бергә халык уеннары уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күп уңай хисләр калдырды, ботка, коймак һәм тәм-том табыны белән тәмамланды. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәргә дә без ботка, коймак илттек. Бәйрәм табыныннан соң кошларны сыйладылар, табигать көчләренә, кошларга мөрәҗәгать иттеләр, муллык, уңдырышлылык, уңыш сорап изге теләкләр әйттеләр. Кешеләр таралышканда, Карга көтүләре без калдырган боткага очалар иде. Мондый халык бәйрәмнәре балаларны татар халкының рухи мәдәниятенә җәлеп итәргә, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.