Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылында, Кооператив урамында ЙХК программасын тормышка ашыру нигезендә юл түшәмәсе: хәзерге заманчыл цемент-бетон, җәяүлегә юл салу эшләре төгәлләнде. Бу машиналар күп йөри торган урамда кыенлыклар китереп чыгара иде. Яңа тротуар төзү – бигрәк тә мәктәпкә һәм йортка кайту юлларында балалар, шулай ук авылның барлык халкы өчен җәяүлеләр куркынычсызлыгын булдырмау юнәлешендә зур адым. Уңайлы һәм нык түшәмә елның теләсә нинди вакытында уңайлы йөрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Көче кергән хәрбер эшчегә, җитәкчеләргә, авыл халкы, җирле үзидарә исеменнән рәхмәт белдерәбез.
1 нче сентябрьдә Мичән төп мәктәбендә Белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 40 бала укыячак һәм тәрбияләнәчәк. Беренче сыйныфка 4 укучы керде.
Иске Мичән авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре "Самовар" бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә барлык авыл халкы, читтә яшәүчеләр, махсус хәрби операциядэ катнашучыларның гаиләләре чакырылды...
Уеннар, конкурслар үзешчән- сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды., Халык самоварда кайнаган кайнар чәй белән сыйланды.
Бу күркәм чара самовар сәнгатенең матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтә. Бәйрәмдә иң тәмле чәй пешергән үзенчәлекле конкурс үтте. Дүрт урам командасы ярышты.
Мичән авыл жирлегендә, ООО Сабанын "Мичән" булекчәсендә
техникаларга, аларнын тагылма арбаларына техник карау уздырылды.
Техникалар техник карауга яхшы итеп әзерләнелгән. Тиешенчә үз төсләренә
буялганнар һәм яктырту жайланмалары таләпкә туры китереп койләнелгән.
Саба районында Дәуләт техник карау житәкчесе Нәзиров Хәмит Хаҗип улы тарафыннан техникалар эшкә әзер дип бәя бирелде.
16 августта Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды. Бу бәйгегә тирә як авыллардан балык тотарга яратучы якташлар, ызандашлар, туганнар, балалар, өлкән яшьтәге җанатарлар җыелган иде. Бәйрәмне Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев А.А., башлап җибәрде һәм оештыручы Латыйпов Айрат, Тимершык авылы иганәчеләре ярышның тәртибе белән таныштырдылар.
Җаваплылыгы чикләнгән “Мичән” җәмгыятендә кыр эшләре дәвам итә. Комбайннар ашлыкны җыеп китүгә артларыннан җир эшләрен бетереп барырга тырышалар. Хәзерге вакытта көзге чәчүгә җир эшеәртү эшләре башкарыла
Мичән авыл җирлеге Яңа Мичән авылында, Кооператив урамында ЙХК программасын тормышка ашыру нигезендә юл түшәмәсе: хәзерге заманчыл цемент-бетон, җәяүлегә юл салу эшләре башланып китте.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Яңа Мичән авылында Нагорная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салына башланды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Керәнне авылында Залесная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салынды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарды.
Мичән авыл җирлегендә 2025 елда гражданнарның үзара салымы хисабына эшләр дәвам итә. Иске Мичән авылында Нагорная урамында гражданнарга үзара салым буенча республика программасы хисабына каты өслекле юл салына башланды. "Рамазан" ҖЧҖ үз эшен сыйфатлы башкарыр дип өметләнеп калабыз.