Мичән авыл җирлеге Иске Мичән мәдәният йортында Өлкәннәр көне

2025 елның 3 октябре, җомга

2 нче октябрь көнне Иске Мичән мәдәният йортында өлкән буын кешеләре чакырылды. Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәрне иң элек авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы тәбрикләде. Ул өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, сөенеп яшәүлерен теләде. Бәйрәм чәй өстәле артында, музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә Хәниф Тимербаев җитәкчелегендә "Саба чишмәләре" ансамбле дә чакырылган иде. Өлкәннәребез игътибарына төрле жанрдагы музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Һәр номер кунакларны көчле хисләре һәм башкару матурлыгы белән сокландырды. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм матур җырлар яңгырады, Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International