16 октябрь көнне Түбән Кама муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре делегациясе Яңа Мичән мәдәният йортында булды. Делегация игътибарына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына һәм "Зиләйлүк" клубын оештыруның эш вакытына багышланган күргәзмә , атап әйткәндә, Халыкара авыл хатын-кызлары көненә багышланган стена газетасы чыгарылышы тәкъдим ителде. Авылыбызның горурлыгы-шагыйрә Сөмбелә апа үзенең "Ин затлысы" шигырен укып, чын-чынлап соклану һәм алкышлар уятты. Шулай ук мәдәният йорты эшчәнлеге, музей почмагы, ирешелгән нәтиҗәләр белән таныштырдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.