1 октябрьдә халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне – әби һәм бабайларны искә алу өчен менә дигән форсат бу. Һәр гаилә олы буынның мәхәббәте, хәер-догасы белән яши. Өлкән кешеләребез оныкларына үзләренең күп еллар буе туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр. Яңа Мичән мәдәният йорты капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә уз ишекләрен ачып җибәрде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гараев Айзат Әхмәтгали улы мәдәният йортын төзекләндерүгә зур көчләрен керткән ПМК-159 эшчеләренә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Алга таба бәйрәмнәрдә актив булып мәдәният йортында бәйрәмнәр, күңелле чаралар оештырылсын иде диде. Мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде, җыйнакланды, матурланды. Аны саклап кулланырга чакырды. Әлеге бәйрәмгә Саба мәдәният йорты директоры Гүзәлев Альберт Николай улы һәм узешчән сәнгать осталары катнашты. Үзләренең җыр моңнарын өлкәннәребез өчен башкарлылар. Авылыбызның ветеран укытучысы Мостафина Фәрдия Махиан кызы мәдәният йортының үткәне, хәзергесе турында матур чыгыш ясады, җитәкчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткезде.
Бәйрәм бай итеп әзерләнгән өстәл артында төрле уеннар, җыр моң белән үрелеп барды. Бу көн истәлекләргә бай булды.