Керәнне авыл клубында Өлкәннәр көне

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

5 октябрь көнне Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә, традиция буенча, җылы рухи атмосферада Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә зирәк һәм хөрмәтле буын чакырылган иде. Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә. кунакларны җылы котлады һәм җыр бүләк итте. Бәйрәмнең дәвамы үзешчән артистлар катнашында концерт булды. Аннары өлкән буын бәйрәм табыны артында ихлас күңелдән җырладылар, әңгәмә кордылар, үткән елларны искә төшерделәр, шатлыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Көн буе өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм Халыкара Укытучылар көненә туры килде һәм, әлбәттә, укытучыларны котладылар, матур җырлар яңгырады. Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә булды. Өлкәннәребез борчуларны онытып, күңелле ял иттеләр. Соңыннан истәлеккә уртак фотография ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International