26 март көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан» Нәүрүз бәйрәме " үткәрелде.
Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында чемпионат башланды. Сатыш авыл җирлегеннән 2 команда катнаша: Сатыш һәм Бигәнәй.
Сатыш авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Балалар һәм олылар арасында кызыклы уеннар оештырылды. Барлык катнашучылар ботка, коймак, кайнар чәйдән авыз иттеләр.
Республикабызның күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, 2021нче ел-Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, дип игълан ителде. Шул уңайдан, Сатыш мәдәният йортында "Татар телем- рухи байлыгым" дип исемләнгән концерт булып үтте.
13 март көнне Сатыш авыл җирлегендә торучы, эшләүче һәм укучы ХАТЫН-КЫЗЛАР һәм ИР-ЕГЕТЛӘР арасында ВОЛЕЙБОЛ ярышы булды. Ярышта барлыгы 10 команда катнашты. Хатын-кызлардан- 3 команда, ир-егетләрдән- 7 команда: Сатыш, Болын очы урамы, Тау башы урамы, Сатыш мәктәп, ВИП җитәкчеләр, Бигәнәй-1, Бигәнәй-2.
Хатын-кызлар арасында:
1 урын-Сатыш мәктәбе;
2 урын-Яшьлек;
3 урын- Сатыш.
Ир-атлар арасында:
1 урын- Бигәнәй-1;
2 урын- Бигәнәй-2;
3 урын- Болын очы урамы;
4 урын- Сатыш.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Яз килә, яз килә, елмаеп кояш килә" дип исемләнгән чара үтте. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, җыр тыңладылар, табышмакларга җавап таптылар.
Сатыш авылы егете, Гарипов Язнур- татарча көрәш буенча үз үлчәмендә Чемпион России булды. Тренеры- Ермолаев Илдар.
7 март көнне Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды.
8 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Яз һәм матурлык турында" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде."Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Хатын-кызларны бәйрәм белән котлап Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. чыгыш ясады. Бәйрәм программасы төрле яшьтәге хатын-кызларга чын бүләк булды, программада катнашучылар да, күпсанлы тамашачылар да уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм программасы ахырында барлык катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.
Сатыш авыл китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Әниемнең куллары” дип аталган видеоконцерт карау оештырылды.Бу чара “Мәктәп балалары өчен мәдәният” дип аталган федераль проект буенча узды. Ахырдан балалар китапханәчегә стенгазета чыгаруда булыштылар,әниләренә үз куллары белән бүләккә открыткалар ясадылар.