22 октябрьдә Мамалай авыл клубында һәм Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе белән берлектә «Журналлар дөньясы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарага «Журналлар дөньясына сәяхәт"күргәзмәсе тәкьдим ителде. Балаларны "периодик басма" һәм «серияле басма» терминнары белән таныштырдылар . Вакытлы матбугатка күзәтү үткәрелде, балалар журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштылар, күңелле хикәяләр һәм шигырьләр укыдылар. Бигрәк тә балалар уеннар, ребуслар, кроссвордлар белән кызыксындылар.