"Бердәмлектә көч" дип аталган викторина

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Мамалай авыл клубында "Бердәмлектә көч" дигән гадәти булмаган викторина узды. Ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Викторина барышында мөдир 1612 елгы вакыйгалар турында сөйләде: Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе башкаланы Польша интервентларыннан азат итүгә иреште. Чара барышында барлык катнашучылар да үз белемнәрен викторина ярдәмендә тикшерә һәм ныгыта алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International