Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән авыл китапханәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге сәяхәтебез «Китап атналыгы» -балалар китабы атнасына багышланган иде. Китапханәче Сәрия Мәрданова балаларны шатланып каршы алды һәм аларга китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну белән китапханәче апаларының сөйләгәнен тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, аларны ничек сайлау, абонементта һәм уку залында үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында таныштырып үтте. Балалар зур кызыксыну белән киштәләргә тәртипләп матур итеп тезелгән күп китапларга сокланып карадылар. Аларның әле мондый күп күләмдә тезелгән китапларны беренче күрүләре. Әлеге экскурсиядән балалар бик күп тәҗрибә тупладылар . Нәтиҗәдә, барысы да яхшы, тәртипле укучылар булырга һәм балалар китапханәсенә ешрак килергә сүз бирделәр.