Татарстанда өлкән буын вәкилләре өчен актив ял итүне оештыру һәм аларның социаль коммуникация формаларын киңәйтү системасын сынау буенча «Алтын еллар» проектын керттеләр. Бу максатларда республиканың Хезмәт министрлыгы «Алтын еллар» проектын эшләде, аны Саба муниципаль районында быел гамәлгә ашыра башладылар.
Проектны гамәлгә ашыруның төп максаты - Татарстанда даими нигездә өлкән буын гражданнарының актив ялын оештыру системасын булдыру, социаль коммуникацияләр формаларын киңәйтү, аларның тормыш активлыгын арттыру. Ул исә халыкның гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.
Лесхоз бистәсенең авыл мәдәният йорты базасында әлеге проект нигезендә «Оста куллар" түгәрәге эшли башлады. Безнең социаль хезмәтләр алучылар бу түгәрәккә бик теләп йөриләр.
Бүген Сабанчы авылы клубы хезмәткәрләре катнашында "Этиләр көне"бәйрәменә багышланган концерт узды.
12 октябрьдә "Тургай" приютында "Гаилә кунакханәсе" иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы булып узды.Әлеге проект балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм нормальләштерү өчен шартлар тудыруга, балаларны гаиләгә кайтару өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чакырылган кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата - ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы ЛарионоваТатьяна Петровна, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Юлия Ивановна, ТР Дәүләт Советы депутаты Кузьмичева Елена Ивановна ярдәмчесе Титова Ольга Дмитриевна, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе - Ишниязов Марат Рашат улы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы - Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы, социаль мәсьәләләр буенча башлык урынбасарлары, бөтен Татарстан Республикасы буенча социаль өлкә вәкилләре, шулай ук "Гаилә - кунак бүлмәсе"проектын гамәлгә ашыруга өлеш керткән иганәчеләр килгән иде. Кунаклар приютта балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен тудырылган шартлар, шулай ук гаиләләрнең балаларын туган гаиләләренә кайтаруга әзерләнүләре буенча башкарылган эш белән таныштылар. Приют педагоглары гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән мастер-класслар үткәрделәр.
12 нче октябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» дәүләт казна учреждениясендә «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын ачу тантанасы булды.
11 октябрь көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз бистәсе музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре «Урман сукмагы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр.
Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Портнова Александра Иван кызының 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Портнова Александра гомер буе Казан шәһәрендә яши һәм Порох заводында 30 елдан артык эшли. Ләкин хәлләр ихтыяры белән интернат-йортка урнашырга мәҗбүр була.
Без чын күңелдән Портнова Александраны туган көне белән котлыйбыз!
Туксан дигән киртәләрне
Бар бит әле үтәсе.
Никадәрле газиз җанга
Бәхет бүләк итәсе.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга.
Чын мәгънәсендә кеше булганга.
Чәчләреңә чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
9 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар интернат хезмәткәрләре белән берлектә интернат территориясен төзекләндерү эшләрен башладылар.
8 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында матур концерт программасы белән Шыңар авыл җирлеге үзешчәннәре булдылар.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 4 октябрьдә «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәтләр алучылар Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә бардылар.