7 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә балалар язучысы Нур Гайсинның тууына 110 ел туу уңаеннан “ балалар язучысы Нур Гайсин»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Күргәзмәдә Нур Гайсин иҗаты буенча китаплар тәкъдим ителде. Аннары чарада катнашучылар шагыйрьнең "Күбәкләр", "Дуслык кирәк", "Бер яшькә үстем" дигән яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар. Аның әсәрләре укучыларны яхшылыкка өнди, дөньяны танып белергә өйрәтә.
6 нчы ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. 7 нче ноябрьдә Саба районы Аграр көллияте студентлары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Республикам Конституциясе" темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара барышында студентлар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Алар законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарының мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Минем яраткан Россиям" дигән лекция укылды. 2004 елда Россиянең дәүләт бәйрәмнәре календаре үзгәртелә. Укучылар әлеге көннең ни өчен Халыклар бердәмлеге көне дип аталганын, мондый исемнең кайчан, нәрсә өчен сайлап алыну тарихын белделәр.
5 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Балалар журналлары битләре буйлап» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче яшь укучыларны китапханәдәге журналларның төрлелеге белән таныштырды. Балалар өчен «Салават күпере», «Непоседа», «Саша и Маша», «Ежик» журналлары тәкъдим ителде. Алардан балаларга төрле табышмаклар, тиз сөйләшүләр, ребуслар тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык балалар алган белемнәреннән канәгать булдылар һәм журналлар укуның кызыклы һәм кирәкле булуы белән килештеләр!
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Бердәмлектә көч!" дип аталган интерактив уен үткәрделәр. Чара барышында балалар халыклар арасында дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар илебезнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар. Бу чарадан балалар күп уңай эмоцияләр генә алып калмадылар, ә берләшү һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген дә аңладылар
6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституция көне! Бу бәйрәм безнең бәйсезлегебезне, хокукларыбызны һәм ирегебезне, шулай ук халкыбызның бердәмлеген һәм күптөрлелеген символлаштыра. Бүген безнең китапханәгә Саба гимназиясенең 7 «а» сыйныфы укучылары килде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан алар өчен китап күргәзмәсе һәм китапханә буйлап экскурсия оештырылды, кунаклар укучыларыбыз өчен яңа мөмкинлекләр, яшьләр өчен яңа китаплар һәм мастер – класслар белән таныштылар.
5 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе, Кырбаш авыл клубы белән берлектә, «Бердәмлек бездә!» дигән толерантлык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга бәйрәмне оештыруның тарихы, халык ополчениесенең башкаланы чит ил кешеләреннән азат итүгә ирешүе, авыр сынаулар вакытында Россия халыкларының берләшүе мисаллары турында сөйләделәр. Чара барышында теләүчеләр «Русьтан Россиягә» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чараның икенче өлешендә яңа вакытлы басмалар белән танышу булды.
Туристик маршрут буенча сәяхәт
“Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннары” туристик маршруты буенча экскурсияләр дәвам итә. Бүген районыбызда кунакта Кукмара шәһәре Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары һәм аларның әти-әниләре булды. Алар Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрологик бакча, оранжереядә, “Сабантуй” ат спорты комплексында булып, атларда йөрделәр, ярышларга әзерлекне күзәттеләр. Экскурсия барысына да ошады, шуңа да укучылар җәй көне безгә кабат киләчәкләрен әйттеләр.
4 ноябрь – Россядә халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә “Вместе мы едины” дигән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы, илебезнең бәйсезлеге өчен көрәш каһарманнары белән таныштырды. Чара барышында балалар Россия бердәм булганда гына көчле икәнлегенә төшенделәр.
Килдебәк авыл китапханәчесе балаларны экскурсиягә, китапханәгә чакырды. Балалар китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеген, аларның ничек төзелүен белделәр. Матур итеп бизәлгән китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук балаларга китапларны ничек дөрес сайларга кирәклеге турында аңлатылды. Балалар китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуы, китап стеллажында һәр китапның үз урыны булуын, китап укырга теләгән һәр кеше аны мөстәкыйль таба алсын өчен ул кайда сакланырга тиешлеге турында белделәр.