Ел саен 4 октябрьдә Халыкара хайваннарны яклау көне, ягъни хайваннар көне билгеләп үтелә. Бу мөһим вакыйга барлык кешеләрнең игътибарын җәнлекләр проблемаларына юнәлтергә һәм һәркайсында Кече туганнарыбызга карата ярдәмчеллек уятырга тиеш.3 октябрьдә Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Табигатьтә һәм әдәбиятта хайваннар дөньясы»дигән викторина үткәрелде. Безнең китапханәдә барлык балалар яраткан бик күп искиткеч китаплар бар: энциклопедияләр, хайваннар турында әкиятләр, хайваннарның үз-үзләрен тотышы һәм гадәтләре, аларның тормышы турында хикәяләр. Мондый әдәбият мавыктыргыч һәм танып белү белән генә чикләнми, ул яхшылыкка, шәфкатьлелеккә, табигатькә мәхәббәткә һәм Кече туганнарыбызга өйрәтә. Бөтендөнья хайваннарны яклау көне-кече туганнарыбызның гаҗәеп дөньясы турында белү өчен менә дигән сәбәп.