3 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Укытучы- китап битләрендә» дигән әдәби сәяхәт үткәрде.
Укытучы-ветераннар мәктәптә укыткан вакытларын, бәйрәмнәр һәм эш көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бай педагогик практикаларыннан кызыклы очраклар сөйләделәр.
Китапханәче укытучылар тормышы турында сөйләүче әдәби әсәрләр белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.