Ел саен 16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Бу дата 1945 елның 16 октябрендә БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы төзелү хөрмәтенә сайланган. Икмәк-ул тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. Бу көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Икмәк — җир бүләге»дигән тематик сәгать үткәрелде. Катнашучылар ашлыктан алып ипигә кадәр Икмәк юлы турында белделәр, ашлык үстерү һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү белән бәйле һөнәрләр белән таныштылар. Алар шулай ук беренче икмәкнең кайчан пәйда булуын һәм аның нәрсә аңлатканын белделәр.
Ипи кебек гади, җылы һәм өй продуктына багышланган бу танып белү чарасы безгә кеше кулларының бу гаҗәеп иҗатына яңача, игелекле һәм кызыксынучан күзләр белән карарга, аның кыйммәтен бәяләргә һәм аңа сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген истә тотарга ярдәм итәр дип ышанасы килә.