“Көз эзләре буйлап”

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктына  Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр. Алар өчен китапханәче “Көз эзләре буйлап” дип аталган танып-белү сәгате үткәрде. Балалар белән көз турында әңгәмә үткәрелде, көз турында шигырьләр сөйләнде. Аннары балалар өчен көз темасына багышланган кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Балалар “Икесен бергә күрсәт”, “Кем игътибарлырак”, “Алар ничәү?” кебек  уеннарны бик яратып уйнадылар. Ахырда балалар  көзге яфраклар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International