15 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан балалар өчен "Безнең герой - Муса Җәлил" - дип исемләнгән әдәби сәгать оештырдылар. Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Балалар бик теләп яраткан шигырьләрен сөйләделәр.
15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрделәр. Чарада Лесхоз мәктәбе укучылары һәм «Ләйсән»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Кичә Мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Карак песи» театральләштерелгән сәхнәсеннән башланды, ул балалар чыгышлары белән дәвам итте. Алар шигырьләр сөйләделәр, М.Җәлил җырларын башкардылар. Балалар бәйрәм киемнәрендә иде, атмосфера тату, иҗади иде. Ата-аналар һәм тамашачылар бик канәгать калдылар. Һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан“Батырлык җырлары” кичәсе үткәрелде.
15 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән «Рост» лицееның 9 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Авхадеева А.В.) шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында укучыларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм данлыклы «Моабит дәфтәре» турында сөйләнелде. «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» слайд-презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерында үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр. Үз исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән генә санарлык. Чара ахырында балалар М.Җәлилнең әсирлектә язылган китаплары һәм шигырьләре белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы турында белделәр.
Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Виктор Александрович Киреевның концерты булды.
14 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Изге Вәли көне уңаеннан «Гашыйклар клубы» исемле уен программасы үткәрделәр.Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, традицияләре белән таныштылар.Аннан соң мәхәббәт турында шигырьләр укыдылар, үз тормышларындагы романтик тарихлар сөйләделәр. Чарада катнашучылар «Әкияти парлар», «Җыр аукционы», «Экстремаль вәзгыять», «Комплиментлар», «Парны ата» һ.б. конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм чын мәгънәсендә онытылмаслык булды.Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «TatarStars» Халыкара конкурсы җиңүчеләре.
«Җырлап яшик!»
14 февральдә Нократ Аланында " Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш.» Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Әлеге чараның максаты: татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны арттыру һәм ныгыту, Вятка Аланы һәм Киров өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләре халкы өчен татар мәдәниятенең иҗади мөмкинлекләрен һәм үзенчәлеген гамәлгә ашыру өчен бердәм мәдәни киңлек булдыру.
12 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру буенча тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу чара туган якның героик үткәне турында белемнәрне баетуга юнәлдерелгән .Чара «Тыл хезмәтчәннәре-сугышның күренми торган батырлары...»дигән презентация белән башланып китте.Аннан соң балалар авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре турында : аларның ничек икмәк үстереп фронтка булышканнары, үзләренең һәм ятим балаларны ничек итеп үстергәннәре, авыр эшләр башкарганнары, илне җимереклектән чыгарганнары турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар сугыш елларында колхозда эшләгән әбиләренең тормыш юлы турында сөйләделәр. Соңыннан һәрвакыт җирдә тынычлык булуын һәм сугыш куркынычы кабатланмавын теләделәр.