Саба балалар сәнгать мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан“Батырлык җырлары” кичәсе үткәрелде.

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Муса Җәлил – халкыбызның  каһарман улы, патриот-шагыйрь !Ул халык  йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсез, батырлык һәм каһарманлык символына әверелгән. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәилилнең исеме бөтен планетыбызга билгеле.

         15 нче февраль Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан, Саба балалар сәнгать  мәктәбенең музыка бүлегендә укучылар өчен Дәүлиева Г.Р. һәм Яхина Г.И. җитәкчелегендә “Батырлык җырлары” темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар чара барышында М.Җәлилнең тормыш юлы, аның үлмәс иҗаты, батырлык җырлары белән таныштылар. Мондый кичәләр балаларда якты һәм матур тойгылар, патриотик хисләр тәрбияли! Батырларга мәңгелек дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International