Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы Виктор Александрович Киреевның концерты булды.

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2020 нче елның 16 нчы февралендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара конкурс лауреаты, Югары Ослан муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Виктор Александрович Киреевның концерты булды.

Виктор Александрович яңа программа белән баянга багышланган концертлар сериясен дәвам итә. Мондый концертлар-халык арасында районда һәм тулаем республикада баянда башкару сәнгатен үстерү һәм пропагандалау буенча зур профориентация эше булып тора.

Программада И.С.Бах, В.А. Моцарт, В. Золотарев, В. Семенов, Г. Шендерев, Н. Мендыгалиев, Р. Вәлиев, А. Астье музыкалары яңгырады. Концерт эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International