12 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру буенча тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бу чара туган якның героик үткәне турында белемнәрне баетуга юнәлдерелгән .Чара «Тыл хезмәтчәннәре-сугышның күренми торган батырлары...»дигән презентация белән башланып китте.Аннан соң балалар авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре турында : аларның ничек икмәк үстереп фронтка булышканнары, үзләренең һәм ятим балаларны ничек итеп үстергәннәре, авыр эшләр башкарганнары, илне җимереклектән чыгарганнары турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар сугыш елларында колхозда эшләгән әбиләренең тормыш юлы турында сөйләделәр. Соңыннан һәрвакыт җирдә тынычлык булуын һәм сугыш куркынычы кабатланмавын теләделәр.