13 февральдә Казан шәһәрендә «TatarStars» III Халыкара вокал, театр һәм хореография сәнгате конкурс - фестивале узды. Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «SFORZANDO» ТР музыкаль башкаруны үстерү буенча региональ иҗтимагый хәйрия фонды оештырды. Халыкара конкурс-фестивальдә катнашу өчен инструменталь башкару, оркестр ,вокал, хор, хореография , мода театры номинацияләре буенча иҗат коллективлары һәм солистлар чакырылган иде . Саба балалар сәнгать мәктәбеннән бу конкурста «Асылташ» бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.) һәм Шәмәрдән филиалыннан вокал сыйныфы укучылары (җит.Аксанова Л. М.) катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре:
“Хореография” номинациясендә:
- “Асылташ” бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.)-Гран-При;
“Вокал” номинациясендә:
- “Энҗе бөртекләре”вокаль ансамбле (җит.Аксанова Л. М.)-1 дәрәрҗә Лауреат.
Укучыларыбызны һәм аларның укытучылары Гүзәл Марат кызын, Ләлә Мөнир кызын җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар телибез!