Информационный час «Возьми себе в пример героя»

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән «Рост» лицееның 9 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Авхадеева А.В.) шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында укучыларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм данлыклы «Моабит дәфтәре» турында сөйләнелде. «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» слайд-презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерында үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр. Үз исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән генә санарлык. Чара ахырында балалар М.Җәлилнең әсирлектә язылган китаплары һәм шигырьләре белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International