ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Саба балалар   сәнгать мәктәбендә педагогик киңәшмә үтте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" дигән уен-викторина узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30
март, 2021 ел
сишәмбе

29 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты балетмейстеры А.И.Хуҗин «Бию» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Хореография сәнгатенең төрле юнәлешләрендәге номерлардан торган якты һәм мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. Башкарылган 14 бию номеры җырлар белән чиратлашып барды. Энергетика, чыгыш ясаучыларның йөзләрендәге елмаюлар тамашачыларны битараф калдырмады. Балаларның якты костюмнары, хәрәкәтләре, тырышлыклары ата-аналарга бик күп уңай эмоцияләр бирде. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар.


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Туктар клубы китапханә белән берлектә " Нәүрүз мөбәрәкбат!” дип исемләнгән яз бәйрәме уздырдылар. Программада күңел ачу уеннары, концерт номерлары, "карга боткасы", чәй һәм коймаклар булды. Бәйрәм Кыш Бабай һәм Нәүрүзбиәк чыгышлары белән үрелеп барды.Катнашучылар барысы бергә уеннарда, ярышларда катнаштылар һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук балалар өчен "Язгы күңелле стартлар"оештырылды. Барлык катнашучылар да коймак һәм ботка белән сыйландылар. Бәйрәмгә килгән халыкның кәефе күтәренке һәм бәйрәмчә иде.

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «Арча ягы-данлы Тукай ягы» Республикакүләм балалар иҗаты конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

28 март көнне Түбән Утар авыл клубы территориясендә (филиал №38) «Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз!» дип исемләнгән, яз килүгә багышланган зур бәйрәм үтте. Бәйрәм барышында олылыр һәм балалар өчен бик күп кызыклы уеннар үткәрелде. Учакта чын үзбәк пылауы, тәмле чәй белән коймаклар пешкән арада килгән кунакларны үзләренең матур җырлары белән Олыяз һәм Пүкәл авыл клубы узэшчәннәре шатландырды. Бәйрәм бик күтәренке рухта үтте, һәр килгән кунак онытылмаслык истәлекләргә лаек булды. Шулай ук шушындый куңелле бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм кулы сузган спонсорларга рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.


27
март, 2021 ел
шимбә

26 март көнне Югары шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Укучылар өчен культура” (“Культурный клуб”) проекты кысаларында “Музыкаль инструментлар дөньясы” дигән музыкаль бүлмә оештырдылар. Балаларны халык уен кораллары, радио, магнитофон, кассеталар белән таныштырдылар, аларның кулланылышын аңлаттылар. Катнашучылар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук һәр музыка уен коралының яңгырашын ишеттеләр. Чара баян белән балаларның кашык кагып татар халык көйләрен башкарулары белән тәмамланды.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Безнең максат: аларны югалтмыйча, саклап калу, буыннан буынга тапшыра бару.
Бүген Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә үсеп килүче буын – балалар өчен “Безнең байлыгыбыз – халкым моңнары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Музыкаль кичәнең асылы – ул татар-халык моңнары иде. Халкыбызның ерак гасырлардан алып килгән үзенә генә хас моңнары җырлары бар. Сөенеч-көенечтә дә, эштә һәм ял вакытында, борчу-сагышларында да, кайгы килсә дә татар халкы боларның барысында моңга салган. Уен җырлары, такмаклар шулай ук киң таралган. Кичә барышында “Әбиемнең күңел сандыгына” да тукталды. Анда сакланган чиккән кульяулык, сөлге, калфак, беләзек, челтәрләргә багышлап язылган җырларны җырладык. Кульяулык ярдәмендә “Көйне таны” уены уйнадык.

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

24 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина балалар өчен «Чын күңелдән» дип исемләнгән кичке утыру оештырдылар. Музыка балаларны тәрбияләүдә аерым һәм уникаль урын алып тора. Бу сәнгатьнең әлеге төренең үзенчәлеге белән дә аңлатыла. Чара башында балалар музыка уен кораллары, аларда уйнарга өйрәнү методлары һәм формалары белән таныштылар. Аннан соң өстәл янына килеп, үзләре теләгән инструментларны сайладылар һәм өйрәнделәр. Балаларга уен коралларында уйнау бик ошады, алар өчен бу бик тылсымлы һәм әкияти иде. Ә иң мөһиме, уйнаган вакытта барысын да чиратлап эшләделәр, бер-берсе белән оста аралаштылар. Алар музыка уен кораллары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара ахырында балалар мини-концерт оештырдылар. Үзләре инструментлар сайладылар һәм бергә нәрсә дә булса уйнарга тырыштылар. Чара барышында уңай атмосфера тудырылды. Балалар якты хис-тойгылар һәм алга таба музыка эшчәнлеге өчен этәргеч алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International