Саба балалар сәнгать мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме оештырылды.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

25 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә гүзәл милли бәйрәмебез-Нәүрүз бәйрәме оештырылды.

         Нәүрүз-борынгы бәйрәм, элек-электән  әби-бабалырыбыз  үткәргән язны каршы алу  бәйрәм ул. Чарага Төн, Көн,Кояш кызы килде. Алар балаларыбызга изге теләкләрен  җиткерделәр. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай балаларга төрле кызыклы уеннар : “Көйне таны!”, “Мәкальләрдә-күзәтүләр”, “Халык биюләрен башкар” кебек уеннар уйнаттылар. Балаларыбыз яз килүенә шатланып уйнадылар, биеделәр, җырладылар, күңел ачтылар.  Бәйрәм ахырында Нәүрүзбикә  балаларга күчтәнәчләр таратты. Чара милли югарылыкта, күңелле, оешкан төстә узды. Барыгызны да Нәүрүз  бәйрәмнәре  белән! Яз бәйрәме, дуслык бәйрәме белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International