Саба балалар сәнгать мәктәбендә педагогик киңәшмә үтте.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

31 март көнне, Саба балалар сәнгать мәктәбендә «3 нче чирек нәтиҗәләре. Чыгарылыш сыйныф укучыларының өлгереше һәм имтиханнарга әзерлеге” темасына педагогик киңәшмә үткәрелде. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Газизов А.З. 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча отчет тотты. Аннан соң, балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы җитәкчесе Аксанова Л. М. һәм методик берләшмә җитәкчеләре (Мөхетдинова Э. Н., Фатыйхова Р. Г., Дәүлиева Г. Р., Мөбәрәкҗанова А. З.) 3 нче чирек нәтиҗәләре һәм имтиханнарга әзерлек буенча чыгыш ясадылар. Педагогик киңәшмәнең икенче өлешендә  фортепиано укытучысы Яхина Г.И. "Ритмик уеннар"темасына практикум үткәрде. Бишенче көн тәртибендә профсоюз комитеты һәм мәктәп коллективы арасындагы хезмәт килешүен раслау һәм кабул итү каралды. Бу мәсьәлә буенча балалар сәнгать мәктәбенең профсоюз рәисе Солтанов С. Н.чыгыш ясады. Педагогик киңәшмә укытучылар өчен нәтиҗәле һәм файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International