Саба балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" дигән уен-викторина узды.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 30 март көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә укучылар өчен укытучылар Зәйнетдинова З.З. һәм Хафизова Ч.Ф. җитәкчелегендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!" дигән викторина узды. Чара барышында укучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында күп мәгълүмат алдылар, кроссвордлар чиштеләр.

Телне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар тел төрлелегенә һәм күп телле белем бирүгә, бөтен дөнья буенча тел һәм мәдәни традицияләр белән тулырак танышуга гына ярдәм итеп калмыйча, үзара аңлашуга, сабырлыкка һәм диалогка нигезләнгән төрле милләтләрнең бердәмлеген дә ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International